Социаль түләүләр, пенсия түләүләренә гариза бирү мәгълүматларын яки тиешле белешмәне хәзер өйдән торып та алырга мөмкин.
Пенсия фондының Татарстан бүлеге волонтерлары бүгеннән башлап һәм атна дәвамында өлкән яшьтәге гражданнарга электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итәчәк. Беренче чиратта, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында эшләргә өйрәтәләр. Моннан тыш, шәхси исәп-хисап счетын ачарга, шулай ук пенсия яшенә җитеп килүчеләргә мәгьлүматлар җыярга да булышачаклар. Яшь ата-аналарга ана капиталын куллану мөмкинлекләре белән дә таныштырачаклар.