Биектау районының Дөбъяз «Гөлчәчәк» балалар бакчасында «Урманны бергәләп саклыйк» дигән тематик чара узды. Чарада Исләйтар урманчылыгы җитәкче урынбасары Алмаз Хәлиуллин, педагоглар һәм балалар үзләре катнашты. Балалар урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар, табигать һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында шигырьләр укыдылар.
Шулай ук чарадан соң балалар бакчасы территориясендә чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.