«Игелекле Казан» бөтенроссия хәйрия форумы киләсе елга күчерелде. Форум 27,28-нче ноябрьдә узарга тиеш иде. Мондый карар, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителде.
Форум ел саен Татарстан башкаласында республика һәм илнең социаль тирәлеген яхшырту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен, йөзләгән хәйрия проектлары җитәкчеләрен җыя. Быел әлеге чара «Хәйриячелекне үстерү өчен импульс буларак пандемия» исеме астында узарга тиеш иде.