Ел саен республикада 9 мең тонна эшкәртелгән автомобиль аккумуляторы җыела. Түбән Камада яраксыз батарейкаларны җыю буенча беренче «ЭкоСфера» кабул итү пункты ачылды. Татарстанда бу – 1нче һәм 2нче дәрәҗә калдыкларны эшкәртә торган бердәнбер мәйданчык. Әлеге эш экология операторлары белән башкарыла.
Алмаз – тәҗрибәле машина йөртүче. Аккумулятор – автомобильнең йөрәге, ди түбәнкамалы. Ул кабынмаса, димәк, батареясы утырган. Кыш көне әлеге проблема белән ешрак очрашырга туры килә. Сүз әлеге очракта яше булмаган корыч атлар турында бара.
Түбән Камада вакыты чыккан автомобиль аккумуляторларын тапшыру пункты ачылды. Аларны чүплеккә ташласаң, табигатькә зур зыян килә. Әлеге сорауны Татарстан җитәкчеләре контрольгә ала. Үзәк мәйданчыкны ачарга булалар. Эшне Түбән Камадан башлыйлар.
Айрат Шиһапов – ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары
Шәһәрдә сәнәгать предприятиеләре, техника күп. Искергән батареяләр күп җыела. Шуңа күр нәкь менә Түбән Камада аккумуляторларны җыю пунктына ачарга булдык. Бу яхшы тәҗрибә булачак, Икенчел чималны әроәм итмичә, кабат эшкәртү мөмкинлеге туды. Җыелган батарейларны янәдән эшкәртәчәкләр. Аккумулятор эчендәге кургашны Алабуга заводына җибәрәчәкләр. Алардан яңасын ясаячаклар.