Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә “Барлау” концерты зурлап үткәрелә.
Концертта Татарстанның танылган сәнгать осталары катнаша. Исегезгә төшерәм, Илһам Шакиров исемендәге премия җыр сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен республика Министрлар Кабинеты карары белән 22 августта гамәлгә керде. Ул Россмиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү максатында булдырылды. Премия 2021 елның 15 февраленнән башлап, ике елга бер мәртәбә тапшырыла