Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 87 еллыгына багышланган бәйрәм тамашалары була.
Театр фойесында «Үткән юлың данлы, театр!» дип исемләнгән чара узачак. Актерлар Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр төрле истәлекләр аша тамашачыларны театрның данлы үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырырга җыена. Ә сәгать биштә Кәрим Тинчуринның легендар «Сүнгән йолдызлар» спектакле башлана. Антракт вакытында, тамашачылар өчен «Безгә 87!» дип исемләнгән викторина үткәрелә. Әлеге истәлекле көндә Тинчурин театрын сөюче тамашачыларны бүләкләр дә көтә.