Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театрында «Наш дом — Татарстан — Татарстан безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Йомгаклау концертында 43 иҗат коллективы, аерым башкаручылар осталыкларын күрсәтте. Тулырак киләсе репортажда.
Татар, рус, чуаш, мари, мордва,украин, удмурт, башка халыкларның милли киемнәреннән зал нурланып-балкып, төрле телләрдә яңгыраган аһәңле җыр-моңнардан яңгырап торды. Татарстанда яшәүче төрле халыкларның гаҗәеп бай милли музыкаль мирасы. Питрәчтән «Селяне» ансамбле — үзенчәлекле мәдәниятле төрле халыкларны берләштерүнең күркәм мисалы.
Опера һәм балет театры сәхнәсендә — » Татарстан- безнең йортыбыз» этномәдәни фестивале мәйданчыгында республика халыклары вәкилләре. Чуашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар, украиннар. Һәр халыкның үз тарихы, үз традицияләре, аларны уртак йорт – Татарстан берләштерә.
Фестивальдә катнашучыларны Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Бәйрәм концертында ул республика халыклары дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткән җәмәгать, мәдәни һәм фән эшлеклеләрен бүләкләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Безнең күпмилләтле халыкның көче аның бердәмлегендә. Бу-тигез хокуклы халыклар берлеге, аларның һәркайсының бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Бер-беребезне хөрмәт итеп, без тарихи озын юл үттек, бер-беребезне хөрмәт итүнең мөһимлеген тирәнтен аңлыйбыз.
Фәнис Мөхәммәтов, Мурат Метшин, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.