Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат булды. Аңа 61 яшь иде. Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ранис Газизов Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, Буа район газетасында эшли. Шуннан соң хезмәтен «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. 1992 елдан «Юлдаш» газетасы мөхәррире булып эшләде. Ранис Газизов бүген Казан янындагы “Курган” зиратында җирләнәчәк.