Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Камал театрында юбилей кичәсе узды. Әлеге истәлекле чаранының ничек үткәнен хәбәрчеләребез дә күреп кайтты. Илдар Хәйруллинның иҗат кичәсеннән махсус репортаж.
Сәхнәдә ул карак та, шагыйрь, дә Идегәй дә , әле тагын 100дән артык исеме бар. Ә тормышта татар театры тамашачысының яраткан артисты — Илдар Хәйруллин. Шушы көннәрдә юбилеее уңаеннан 50 еллык иҗатына күз салып, үткәнәрне барлап , бүгенге уңышлары белән уртаклашты.
Илдар Хәйруллин Татарстанның халык артисты
Теләсә кайсы артист әйбәт язылган пьесада әйбәт рольләр иҗат итәргә тели. Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез” пьесасы буенча куелган спектаклендәге ролен Илдар Хәйруллин нәкъ шундыйларның берсе дип саный. Шуңа да иҗат кичәсендә тамашачыга нәкъ шул әсәрне тәкъдим итте.
Илдар Хәйруллин Татарстанның халык артисты
Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының баш режиссеры
Ярты гасыр бергә эшләгән иҗат колллективының да чыгышы истә калырлык, нәкъ камалларча булды.
Илдар Хәйруллин, хәләл җефете Алсу Гайнуллина белән Искәндәр Хәйруллинны тәрбияләгәннәре өчен генә дә татарның асыл шәхесләре итеп кабул ителер иде. Ә алар өчесе дә бер үк сәхнәдә иҗат итә. Өчесе дә тамашачыга тансык!
youtub.com
Күптән түгел интернет киңлекләрендә “Әле” проекты дөнья күрде. Тапшыруның беренче кунагы, Татарстанның дәүләт киңәшчесе, беренче президенты Минтимер Шәймиев Хәйруллинар гаиләсенә югары бәя бирде.
Минтимер Шәймиев Татарстанның беренче президенты
Илдар Хәйруллин китап-журналларны чиратлашып укыган, укый укый китап таушалып беткән чор баласы. Шуңа да ул телгә, сүзгә үтә дә игътибарлы.
Фәнис Җиһанша Татарстанның атказанган артисты
Луара Шакирҗанова Татарстанның халык артисты, Камал театры музее мөдире
Тамашачы өчен Илдар Хәйруллин режиссер буларак та таныш, 46 ел буе театр училищесында шәкертләр тәрбияли. Күрәсең мәңге яшь булып калу сере дә яшьләр арасында яшәреп йөрүдән киләдер. Сәхнәгә — зур тормышка Илдар Хәйруллин юллама биргән яшьләр дә чыкты.
Гадәттәгечә , шушындый чараларга хас булган рәсми чыгышлар, тәбрикләүләр өлеше дә булды.
Үз чыгышында иҗат кичәсенә килүчеләргә гасырлар буе сакланып килгән татар телебезне киләчәк буынга да тиешле дәрәҗәдә тапшырсак иде дип кат-кат искәртте. Милләтпәрвәр кешеләр генә әнә шулай эш -гамәле белән милләт язмышын кайгырта.
Айзилә Батырханова, Эльвира Җамалетдинова, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.