Республика Иҗтимагый палатасында пандемия чорында оешмаларның хәйрия эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Коронавирусның беренче дулкынында коммерцияле булмаган оешмалар өлкәннәргә, аз тәэмин ителгән һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә азык-төлек белән ярдәм иттеләр. Кирәк булган очракларда, мохтаҗларга битлек һәм медикаментлар таратылды. Хәйрия оешмаларына «Татнефть», Түбән Кама “Нефтехим” һәм “Камаз » кебек зур предприятиеләр ярдәм итте. Коронавирусның икенче дулкыны башлангач, мохтаҗларга кабат ярдәм күрсәтелә.
Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе