Республикада «Мы вместе — Без бергә» хәрәкәте дәвам итә. Үз изоляция вакытында волонтерлар мохтаҗларга азык-төлек китерүдә ярдәм итәләр. Хәер, күп кенә волонтерлык үзәкләре үз эшләрен гомумән туктатмады. Моңа хәбәрчебез дә инанып кайтты.
«Душа России «волонтерлары чираттагы заказларны җыя. Бер хезмәткәр әйберләр китерүне формалаштыра, икенчесе телефоннан заказлар кабул итә.
«Душа России» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Юлия Хәкимова: «Мөрәҗәгать итүчеләр артты. Мохтаҗларга булышабыз. Алар аз керемле, үзләре ашамлыклар яки дарулар сата ала алмаган өлкәннәр, авыру кешеләр. Заказларны кабул итүгә, аларны формалаштыра башлыйбыз.»
Волонтерларның мәгълүматлар базасында-меңләгән кеше. Кемгәдер азык-төлек кирәк, кемгәдер дарулар, башка кирәк-яраклар. Волонтерлар беренче шалтырату буенча чыга.
Ярдәм мәчетеннән дә кайнар ризык китерү тукталмый. Беренче чиратта ятимнәргә, аз керемлеләргә, инвалидларга хезмәт күрсәтәләр. Проблемалар турында сөйләшү өчен, кайберәүләрне мәчеткә чакырганнар.
«Ярдәм» ислам хәйрия фонды идарәсе рәисе Илһам Исмәгыйлев: «Пандемия вакытында халыкның якланмаган катламнарына булышырга кирәк. Алар дүрт стена арасында бикләнеп ята, һәркайсы ярдәмгә мохтаҗ.»
тел. 8 800-200-34-11
Татарстанда «Мвы вместе -без бергә» волонтерлык акциясе яңартылды. Гаризаны кайнар линия телефоны аша калдырырга мөмкин. Волонтерлар азык-төлекне фатирларга китереп бирәләр.
Фәнис Мәхәммәтов, Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.
.