Түбән Кама шәһәрендә торак йортларны ремонтлау эшләре дәвам итә. Быел шәһәрдә 500гә якын подъезд ремонтланачак. Тик кайбер йортларда яшәүчеләр төзекләндерүнең озакка сузылуына зарлана. Аларның әйтүенчә, бер подъездны тәртипкә китерүгә ярты еллап вакыт китә. Бу хәлгә ачыклык турында Түбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигматуллина язмасында.
Мурадьян урамындагы 10 йортта ремонт бара. 1 подъездда тәрәзәләрне, батареяларны алыштыру, яңа ишекләр кую өчен ярты ел чамасы вакыт китте, ди түбәнкамалылар. Ә ремонтның әле очы-кыры юк, ди алар.
Күрше подъезда исә эшләр тизрәк бара икән. Буяучылар да чүп-чарны артларыннан җыештырып баралар. Шәһәрдәшләр вакытлыча уңайсызлыларга түзәргә әзер.
Монысы Чәбия урамындагы 7нче йорт. Капиталь ремонт эшләре бер ай элек башланган. Кешеләр инде кимчелекләр табарга өлгергән. Идәннәр, баскыч тоткычлары агарып бетте. Подъезд эчендә электр чыбыклары асылынып тора. Почта тартмалары да төшкән, ди түбәнкамалылар. Быел шәһәрдә 500гә якын подъезд ремонтланачак Әлеге сан башка еллардагыдан күбрәк. Яртысында инде эшләр 50% башкарылган. Таләпләргә килгәндә, бер подъездны рәткә китерү өчен 1-2 ай вакыт билгеләнә. Йортның ничә катлы булуына карап.