Республика муниципаль берләшмәләре Советында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Быел конкурска йөзилледән артык гариза кергән. Хәзер Татарстанда унбиш меңнән күбрәк муниципаль хезмәткәр һәм халык сайлаучысы исәпләнә. Җирле үзидарә темасын яктырту конкурсында “Иң яхшы телевизион сюжет” номинациясендә “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе җиңү яулады. “Время местных Советов” тапшырулар циклы өчен аның авторы Дмитрий Второв бүләкләнде.
Әгъзам Гобәйдуллин ТР миниципаль берләшмәләр Советы рәисе