Күренекле прозаик, драматург Аяз Гыйләҗевнең эш документлары, шагыйрь һәм язучыларның, туганнарының язган хатлары, аңа юлланган котлаулар, иҗатына бәйле фәнни хезмәтләр һәм әсәрләренең кулъязмалары милли архивка тапшырылды. Әлеге кичә «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы китапханәсендә укучылар катнашында узды.
Аяз ага Гыйләҗев гомере буе татар милләте дип янып яшәде. Милли кыйбласыннан тайпылдырыр өчен аны сөргенгә дә сөрәләр, “халык дошманы” исеме дә тагыла. Әмма аның милли рухын, зыялылыгын бернәрсә дә сындыра алмый. Аның үз кулы белән язылган хатлары шуңа иң зур дәлил. Бүген музейга тапшырылган хатлары 1960 — 1980 елларның тарихын өр-яңадан ача. Анда мәдәният һәм әдәбият тормышы, татар халкының хатирәләре, өметләре урын алган. Әгәр шәхси документлар гаиләдә генә сакланса, югала.
Татарстан архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова республика үсеше өчен зур өлеш керткән шәхесләрнең архивларын туплау буенча эш алып барылганлыгын әйтте.
Гөлнара Габдрахманова ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе
Аяз Гыйләҗевның сакланып калган документлары гаҗәеп кызыклы.
Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры
Ни кызганыч, татар тарихының чын йөзе әле дә ачылмаган.
Миләүшә Хәбетдинова КФУ доценты
Түгәрәк өстәл вакытында укучылар кызыксындырган сорауларын Нәкыя апага бирә алды.
Нәкыя Гыйләҗева Аяз Гыйләҗевның хатыны
«Адымнар»белем бирү комплексында һәвәскәр театр эшләп килә, анда укучылар Аяз Гыйләҗевнең пьесаларын да сәхнәләштерә.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.