Башкалабызның Сәйдәш мәдәният йортында һөнәри белем бирү оешмалары укучыларының «Достижение года- Ел казанышы» дүртенче республика конкурсын бүләкләү тантанасы узды. Бәйге елдан-ел колачларын арттыра. Быел 17 номинациядә җиңүчеләр игълан ителде. Тантанадан- безнең реопртаж.
Иң истәлекле мизгелләрнең берсе- бүләләү тантанасы. Катнашучылар бу көнне бик көтеп алдылар. Ә хәзер төрледән-төрле матур күлмәк, костюм-чалбар кигән кызлар-егетләр, сәхнәгә чыгар алдыннан бик дулкынланалар.
Әлеге конкурс 2016 елдан бирле үткәрелә. Барысы 4 этапатн тора, һәр этап саен яңа биремләр бирелә, иң тырыш, үз өлкәсендә белгеч булган катнашучы әлеге конкурста куелган кыенлыкларны җиңеп чыга. Беренча этапка 437 заявка кабул ителә, бүләкләү тантанасына 62 катнашучы чакырыла һәм алар лауреат исеменә ия була.
Мәликә Хисаметдинова –лауреат, “студентлар фәнни оешмасы”
Конкурсның төп максаты –студентлар арасыннан яңа талантлар табу, тәҗрибә һәм яңа идеяләр туплау. Конкурс 17 төргә бүленгән номинаяциләр буенча үткәрелде: “ Ел журналисты”, “Ел һөнәрчесе”, “ Иҗади шәхес” һ.б.
Чулпан Абдрахманова – лауреат, “Форпост” номинациясе
Бүтәкләү тантанасына махсус чакырылган кунаклар да бар иде. Алар бирешмәскә, яңа үрләр яуларга, бер урында тормаска, күзләр дә булган очкынны сүндермәскә дигән теләкләр теләделәр.
Руфат Кыямов – Татарстан Республикасы Студентлар Лигасаның президенты
Бүләкләү тантанасы катнашучыларның хәтерендә тарыхи вакыйга булап калыр, дип ошанып калабыз.
ДИНӘ НӘҖМЕТДИНОВА, ИРЕК ХӘМИДУЛЛИН, ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАРЫ.