Бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы була. Анда киләсе елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет проекты каралачак.
Утырышта бапрлыгы 29 мәсьәлә тикшерелә, шуларның 18е республика закон проектлары. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт гражданлык хезмәтен һәм Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре дә каралачак.