Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы дәвам итә. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дин галимнәре хәзерге заман диннәре һәм дини проблемалар турында фикер алыша. Кичә 28 октябрьдә Болгарда шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан традицион Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дә узды. Татарстан Диния Нәзарәте быел күркәм бәйрәмне сигезенче тапкыр оештырды.
Ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе — Мәүлид кичәсе, икенче төрле ул «пәйгамбәрнең тууы» дип тә атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне бик төгәл билгеле булмау сәбәпле, аның вафаты көнне, ягьни 12нче рабигыл-әүвәл көне, туган көне итеп тә билгеләнеп үтелә. Быел ул 28 октябрьгә туры килде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Бәйрәм чаралары Ислам академиясе залында кичке намаз укудан башланды. Намаздан соң барлык катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә академиянең күп функцияле залына күченде. Изге бәйрәмдә танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр, Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе укучылары катнашты.
Әлфит хәзрәт Шәрипов – мөфти, Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе
Гомумән, Мәүлид ае чаралары ай буена дәвам итә. Мөселман кардәшләребез Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укый. Пәйгамбәрнең тормышына һәм гамәлләренә багышланган вакыйгаларны уку, сөйләү, тыңлау бик игелекле эш булып санала. Бу көнне Рәсүлебезгә мөмкин кадәр күбрәк салават әйтергә кирәк . Мөселманнар бер-берсенә бүләкләр бирешә, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм күрсәтә.
Илдар Галәветдинов РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы да эшен дәвам итә. Берничә мәйданда фәнни конференцияләр, күргәзмәләр эшли, укулар оештырылды. Форум мөселман яшьләрен берләштерүгә багышланган студентлар конференциясе белән тәмамланачак.
Фәнис Мөхәммәтов. Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Болгар шәһәре.