Әдәби татар телен өйрәнергә – Мамадышның үзәк мәчетенә! Биредә татар телен яңа форматта укыту алып барыла. Республиканың барлык шәһәрләрен һәм район үзәкләрен колачлаган татар теле курслары, ТАССРның 100 һәм Туган телләр елы кысаларында үткәрелә.
Гөлнара Мөбарәкова Башкортстанда туып-үскән. Мәктәптә татар телен өйрәнмәгән. Ә татар егете белән кавышкач, гаиләдә фәкать Тукай телендә генә сөйләшәләр, китаплар да укый. Хәзер телне тирәнтен өйрәнергә карар кылган.
Ә Нина Левина чиста рус кызы. Татар теле курсларына килергә хезмәт вазыйфасы сәбәпче булган.
Күптән түгел мин яңа вазифага күчтем .Анда ике дәүләт телен белү таләп ителә.Шуңа күрә мин ныклап татар телен өйрәнергә карар кылдым.
Үзәк мәчеттәге татар теле курсларын мәхәллә имамы Наил хәзрәт Вахитов алып бара.
Дәресләр Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслек буенча үткәрелә. Мәчетләрдә барлык эшчәнлек, нигездә, татар телендә алып барылу сәбәпле, Татарстан Диния нәзарәтенең теләге исәпкә алынган: күбрәк грамматика һәм әдәби татар телен белү зарур.
Һәркемгә уникаль шартлар тәкъдим ителә: шимбә уңайсыз булса, башка көннәрдә дә шөгыльләнергә мөмкин. Өч-дүрт кеше генә җыелса да, дәресләр үтәчәк. Укулар май аена кадәр дәвам итә. Әлегә дәресләр вакытында ковид вирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, мәчеттә санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алынган, тыңлаучылар медицина битлекләрен куллана.