Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы 2021 елда төгәлләнәчәк. Ул Казанның Борисково урамыннан Техническая урамына кадәр аралыкта урнашачак.Казанда яңа юл төзелеше «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты нигезендә алып барыла.
Бүгенге көнгә Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыкта күпер төзелгән, трамвай юллары салынган. Болардан тыш, коммуникацияләрне төзү һәм төзекләндерү дә планлаштырыла.
Быел исә Зур Казан боҗрасының беренче чираты ачылды инде — Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр яңа юл участогына «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исеме бирелде. Яңа юлның озынлыгы 800 метрны тәшкил итә.