Республикада коронавирус белән хәл киеренке, әмма контрольдә тотыла торган хәл, — дип бәяләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул сәламәтлек саклау министрлыгына планлы медицина ярдәме күрсәтүне сакларга, шулай ук хастаханәләрдә кирәкле санда койка-урыннар белән тәэмин итәргә кушты. Профильле министр Марат Садыйковның сүзләренә караганда, республикада кирәк булган очракта оператив рәвештә файдаланырга мөмкин булган мең ике йөз койка әзер. Медперсоналның шәхси саклану чаралары булу-булмауга да контроль кирәк. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада волонтерлык ярдәме туктатылмаган, барлык пунктлар да эшен дәвам итә.