Казанның Милләт йортында «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире, күренекле журналист Рәшит Әхмәтов хөрмәтенә искә алу чарасы узды. Кичәне мәрхүмнең фикердәше Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Җамалиев оештырды.
Рәшит Рәкип улы Әхмәтовны искә алу кичәсе Мәүлет аена туры килде. Агымга каршы йөзеп барган, үз фикерләренә тугры калган мөхәррир. Рәшит Әхмәтов татар дөньясын, рухын нечкә тоемлаучы, каһарман журналист иде, дип искә алды замандашлары.
Үзе арабызда булмаса да эше дәвам итә. “Звезда Поволжья» газетасын әтисе вәсыять иткәнчә, улы Руслан Әхмәтов чыгара.
Индус Таһиров тарих фәннәре докторы, профессор
Чарада катнашкан Россиянең Гуманитар фәннәр академигы Энгель Таһиров мәрхүмнең күпкырлы ижатын бәяләгән “Роза Мира” медален улына тапшырды.
Кичәнең икенче өлешендә Рәшит абыйның туганнары, дуслары, фикердәшләре, мәрхүмне искә алып, хатирәләре белән уртаклашты, салават-мөнәҗәтләр дә әйтелде.
«Аксу» студиясе Рәшит Әхмәтов турында документаль фильм төшерә.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.