Саба районындагы “Аргамак” картодромында роллерлы чаңгыларда узышу буенча республика ярышлары үтте. Ул ТАССРның 100, Саба районының 90 еллыгына багышланды. “Саулык – иң зур байлык”, — ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе.Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Роллерлы чаңгыларда узышу буенча ярышлар да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм көчле спортчыларны эзләп табу максатыннан оештырылган иде.
Ярышта Кукмара,Балтач кебек тирә күрше районнардан кала Әлки,Түбән Кама, Яшел Үзәннән барлыгы 200 дән артык кеше катнашты.Мәркәзебез Казан спортчыларының да өметләре зурдан.
Ярышларга старт бирелде. Беренче булып йөгерү юлына 2009 нчы елда туган 11кыз китте. Көннең салкын булуына карамастан, кәефләре яхшы,җиңүгә омтылышлары зур. Һәм менә,беренче җиңүче билгеле. Ул,Яшел Үзәннең 14нче мәктәп укучысы Ксения Каюмова.
Соңгы елларда популярлашып киткән бу спорт төрен үз итүчеләр бездә дә шактый икән. Райондашларыбыз 15 призлы урынга лаек булды.