Мамадышта провизор госпитале ачылды. Ул район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге базасында урнашкан һәм 20 урынга исәпләнгән. Биредә инфекцияләр белән авыручыларга үз вакытында диагностика ясалачак һәм медицина ярдәмен күрсәтәчәкләр.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев сүзләренчә, бүгенге көндә төбәктә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять бөтенләй куркынычлы түгел. “Көн саен уртача 1-2 пневмония очрагы искәртелә. 1 ай элек тә шушындый ук саннар иде”, — ди баш табиб. Әмма салкыннар башлану белән сезонлы авырулар: грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр саны арткан. Провизор госпитале пациентларга үзвакытында дөрес диагноз куярга һәм тиешле дәвалау ысулы билгеләргә ярдәм итә.
Дамир Хаҗиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы
Вируслы авыруларның катлаулы очраклары да искәртелә. Андый авыруларны Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәләр.
Дамир Хаҗиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы
Баш табиб әйтүенчә, тән температурасы күтәрелү – бу әле коронавирус белән авырыйм, дигән сүз түгел. Шуңа да кемдер тәкъдим итә дип, антибиотиклар эчәргә ашыкмаска, ә беренче чиратта участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүгенге көндә Мамадыштагы провизор госпиталендә 9 авыру дәвалана.