Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы 29 октябрьгә билгеләнде. Анда киләсе елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет проекты каралачак. Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карарга киленде.
Утырышта 29 мәсьәлә тикшерелә, шуларның 18е республика закон проектлары. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт гражданлык хезмәтен һәм Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре дә каралачак.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Cоциаль, икътисад үсешенә ярдәм итү өстенлекле юнәлешләр булып кала. Ә кайбер кичектергесез юнәлешләр беренче чиратта финансланачак. Бу программалар бюджеттан якланачак.