Буа районы Түбән Наратбаш авыл җирлегенә караган Бикмураз авылының Төньяк бистәсендә асфальт юллар салына. Ул “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә финанслана. Ике ай элек башланган эшләр инде төгәлләнү этабында.
Розанна Шәрәфетдинова әлеге юлдан шәһәргә укырга йөри. Тигез һәм такыр юлдан йөрергә күпкә уңайлы һәм тиз, ди ул.
Розанна Шәрәфетдинова: “Теге елны бу юллар мондый яхшы түгел иде. Хәзер бик уңайлы йөрергә, бик рәхәт, тизрәк кайтып җитәсең. Теге елны ташлар иде, җиңелрәк өйгә кайтырга. Юллар бик яхшы”
Биредә юллар салу ике ай элек башланган. Эшләрне “Волгадорстрой” оешмасы башкара. Финанслау – “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә.
Илдус Гыйззәтов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары: “Быел Минсельхоз аша 45 миллион акча бирелде. Шунарга инде юл төзү эшләре башкарыла. Шул суммага Бикмуразга чыга торган елга аша күпер салынды һәм 2-3 чакрым асфальт юл салынды”
Яңа салынган юллар хисабына ике авылда яшәүчеләргә “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрү юлы ачылган. Бу юлдан автобус та йөри алачак. Киләчәктә тагын бер күпер салу планы бар.
Илдус Гыйззәтов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары: “Без инде киләсе елга да өметләнәбез, бистәгә акча бирелер дип. Әгәр инде акча бирелгән очракта спортзал яныннан Бикмураз авылына тагын бер күпер салыначак. Юлларга тротуар салыначак һәм җитмәгән урамнарга асфальт салып бетереләчәк”
Шулай ук, юлның бер ягына бордюрлар ясала, киләчәктә ул бордюрларда җәяүлеләр юлы — тротуар булачак.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары.