Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казанда БРИКС яшь дипломатлар форумын уздыруны символик дип атады.
Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы катнашучыларга видеоэлемтә вакытында белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында, Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсендә төрле милләт һәм дин вәкилләре тату яши. Бу БРИКС концепциясенә аваздаш. 24 октябрьгә кадәр форум делегатлары Россия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африкадан биш ил арасындагы хезмәттәшлекне икътисад һәм фән өлкәсендә тагын да нәтиҗәлерәк итү турында фикер алыша.