Роспотребнадзорның Татарстандагы оешмасы күп кеше җыела торган чаралар, әйтик концертлар оештыручыларга катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, аларны кичектереп торырга тәкьдим итте. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Ул шулай ук гражданнарга фан-зоналарга билетлар сатып алмаска, ә оештыручыларга бию мәйданчыкларында кешеләр санын чикләргә тәкъдим ясады. Санитар чаралар үтәлмәгән очракта, чараны оештыручылар җавап тотачак.
Ростотребнадзор оешмасының Татарстандагы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: «Без массакүләм зур чаралар оештырганда, нинди куркыныч янаганын аңларга тиеш. Юридик затлар, эшмәкәрләр тиешле санитар нормаларны үтәмәгән, антисептик куелмаган, битлекләр таратылмаган очракта, аларга карата административ хокук бозулар турындагы кодекстагы маддә буенча җаваплылык каралган.»