14 нче октябрьдән 23 нче октябрьгә кадәр республикада Татарстан Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы үткәрелә. Бу хакта матбугат конференциясендә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Грантлар Мәдәният, гаилә, балаларны яклау, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдәге социаль әһәмиятле проектларны субсидияләүгә юнәлдерелгән. Барлыгы 9 юнәлеш һәм 27 номинация билгеләнгән. Конкурста кимендә 100 коммерцияле булмаган оешма катнашыр дип көтелә. Агымдагы санитар-эпидемиологик хәлдә күп кенә гаризалар нәкъ менә пандемия чорында гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.