Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ гы Закон нигезендә, 6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн», — диелә хәбәрдә. Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрьдә республикада ял көннәре. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.