“Локомотив” пляжын чүп-чар баскан, тик контрольгә алучы гына юк — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

“Локомотив” пляжын чүп-чар баскан, тик контрольгә алучы гына юк

22.10.2020

Җәй күптән тәмамланды, ә менә башкаланың Идел яр буендагы Локомотив пляжы пычранып, чүп-чар белән тулып калды. Пляжның чисталыгы өчен кем җаваплы? Проблеманы хәбәрчебез өйрәнде.

Шәһәр халкының җәйге эсседә яратып кояшта кызыну, ял итү, су коену урыны булган Локомотив пляжындагы пычраклыкка шаккатырлык! Шунда ук төрле калдык, чүп-чар, пластик шешәләр, кемнәрнеңдер эчке кииемнәре, балык калдыкларына кадәр аунап ята. Ташландык төргәкләр дә бихисап.

Новости СМИ2

Локомотив пляжында ял итүчеләр нинди генә адымнарга бармый: бер эскәмия янында хәтта учак та ягып җибәргәннәр. Корыган агач урынына, чи агач ботакларын да кулланганнар.

Агачлы урыннарны башка максатларда да файдаланалар икән, андый урыннар бәдрәф ролен үти. Мондагы пычраклыкны күрүчеләр башка урында, пляждан читтәрәк урнашкан яхта клубы территориясендә ял итүне, су коенуны кулай күрәләр. Анда чистарак, территорияне дә гел җыештырып, тәртипкә салып торалар. Ә менә Локомотив пляжын тәртипсезлек, хәмер куллану урыны дип саныйлар.

Локомотив пляжы-Идел буенда, федераль әһәмияттәге елгада,  аның яр буен саклау полосасында урнашкан. Димәк, бу территория, закон күзлегеннән чыгып караганда, Росприроднадзор күзәтчелегенә карый. Биредә тәртипне кем күзәтә, дигән сорау белән без нәкъ менә шушы оешмага мөрәҗәгать иттек. Ләкин анда ведомство бу объект өчен җавап бирми, дип җавап бирделәр. Ә безнең заявканы Казан мэриясенә һәм Татарстан экология министрлыгына җибәрергә җыеналар.  Ә менә министрлыкта бу урынны Росприроднадзор күзәтеп торырга тиеш дип ышандырдылар. Тиздән беренче кар ява, димәк территорияне быел җыештырып өлгерә алмаячаклар. Кар вакытлыча кемнеңдер җавапсызлык эзләрен генә каплаячак. Вакыйгаларның барышын күзәтеп торачакбыз.

Фәнис Мөхәммәтов, Булат Шакиев, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

 

 

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Түбән Камадан бер төркем егетләр Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә китте

Түбән Камадан бер төркем егетләр Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә китте

Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә

Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә

1 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү вакыты төгәлләнә

1 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү вакыты төгәлләнә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+