Агрофирмаларда соңгы культуралар уңышын җыеп алу белән беррәттән, басуларны туңга сөрү эшләре дә дәвам итә. Буа районының “Бола” агрофирмасында ике мең гектарга якын җирне туңга сөреп калдырасы бар. Эш тәмамлану алдында.
Илнур Хәсәнов инде 36нчы ел механизатор булып эшли. Быелгыдай коры һава торышы торган көзне хәтерләмим, ди.
Илнур Хәсәнов механизатор: “Быел яңгырлар булмады, җирләр каты, сабаннар өзелә. 6 гектарлар сукалыйбыз инде көнгә”
Бүген агрофирма буенча 1982 гектар сөрү җирләре бар. Биредә барлыгы 7 данә техника туңга сөрү эше белән шөгыльләнә.
Җәүдәт Гатауллин “Бола” хуҗалыгының баш агрономы: “Бүгенге көндә безнең “Бола” хуҗалыгында 7 техника туңга сөрүдә катнаша: бер К700, өч МТЗ1221, бер ХТЗ, ике 75 тракторлары”
Эш бер сменада оештырылган.Туңга сөрү эшләре катлаулы барса да, механизаторлар сынатмый.
Җәүдәт Гатауллин “Бола” хуҗалыгының баш агрономы: “Быел инде игеннәр уңышы мул булды, җирләр бик каты коры. Игеннәр өчен яхшы булды сукканда, хәзер туңга сөрүдә бик авыр. Һәрвакытта сабаннарның терәннәре сына. Шул авырлыкларга карамастан, без туңга сөрүне вакытында башкарып чыгарга тырышабыз. Бүгенге көндә механизаторларыбыз тырышып эшли. Алар үзләренең эшләренә тап китермиләр. Аларга бик зур рәхмәт эшләрендә”
Агрофирма буенча туңга сөрү 1600 гектарда башкарылган. Атна-ун көн эчендә эшләрне төгәлләргә исәплиләр.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары.