1 октябрьдә Татарстанда көзге хәрби чакырылыш старт алды. 3 меңнән артык татарстанлы илнең төрле төбәкләренә хезмәт итәргә китә. Пандемия шартларында чакырылыш махсус саклык чаралары белән үткәрелә-призывниклар ике тапкыр тестлар тапшыра, озатучылар белән элемтәгә керми һәм даими рәвештә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителә. Тулырак киләсе репортажда.
Гадәти тыгыз рәтләр урынына-бер ярым метрлы дистанция, ә Устав формасында яңа мәҗбүри элемент-битлек. Пандемия шартларында хәрби комиссариатларның төп бурычларыннан берсе-гаскәрләрдә ковид йогышы таралуга юл куймау. Хәрби хезмәткә чакырылучылар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, ә поездларда алар аерым изоляцияләнгән вагоннарда йөри. Хәтта чакырылыш этабында да булачак солдатларны берничә этапта тикшерәләр.
Призывниклар яз һәм җәй айларында, ике тапкыр тест уза. Бцр урыннарда, районнарда һәм монда Оборона министрлыгы тестлары ясала, алар белән без тулысынча тәэмин ителгән. Барлык медицина саклык чаралары — битлек, перчаткалар белән дә тулысынча тәэмин ителгән, Оборона министрлыгы кайгыртты.
Казандагы җыелма пункттан хәрби гаскәрләргә йөзләп егет китте. Аларның һәр икенчесе Кырымда Кара диңгез флотына, калганнары-Марий Элдагы стратегик билгеләнештәге элиталы ракета гаскәрләренә җибәрелде. Армиягә чакырылучыларның күбесе югары уку йортын тәмамлаган. Гаскәрләрдә үз белемнәрен кулланырга өметләнә.
Республикада чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ел ахырына кадәр Татарстаннан хәрби гаскәрләргә өч меңнән артык призывник китә.