Түбәнкамалылар яшел десантка кушылды. Шәһәрдә яшәүчеләр Каракүл сулыгын чүп-чардан чистартты. Казаннан килгән водолазлар су төбен кирәкмәгән әйберләрдән чистарткан арада, волонтерлар яр буен тәртипкә китерде. Эш барышын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.
Водолазлар бер-бер артлы сулык төбенә төшә. Бүген аларның максатлары – кеше гомерен коткару түгел. Казан белгечләре экологик чарада катнаша. Сүбәләк күлен чистарта.
Яр буенда да дистәләгән волонтерлар. “Чиста булачак” хәрәкәте активистлары кулларына капчык алып, әйләнә-тирәне пластик шешә, кәгазьләрдән чистарталар. Экологик өмәгә сәнәгать предприятиесе хезмәткәрләре, студентлар һәм гади шәһәрдәшләр кушыла.
Әйтергә кирәк, активистлар экологик чарада даими катнаша. Атна саен – яңа урын. Бу юлы яшел десантка республика волонтерлары да кушыла. Барлыгы 30 водолаз. Алар рус җәмгыяте оешмасына карый.