Мәскәүдә традицион «Алтын көз » Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе быел 22 нче тапкыр үтте.
«Нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» бәйгесендә мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, сарыклар, атлар, җәнлекләр, кош-корт, балыклар тәкъдим ителде. Җиңүчеләр арасында Татарстан предприятиеләре дә бар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Конкурста катнашучы предприятиеләрне 10 баллы система буенча комплекслы бәяләгәннәр. Республикабыздан 6 предприятие — Ленин исемендәге нәсел заводы, Элита баш нәсел предприятиесе, Камский бекон, Гыйниятуллин исемендәге атчылык нәсел җәмгыятьләре, Кармалы агрофирмасы, “Урал” авыл хуҗалыгы ширкәте төрле номинацияләрдә алтын медальләр яулаганнар