Татарстан халкы «Могҗизалар кыры» тапшыруының соңгы чыгарылышын чын мәгънәсендә могҗиза итеп кабул итте. Телетамашаның тулы бер чыгарылышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Уенда катнашучыларның халыкчан булуы, тапшыру барышында яңгыраган татарча җырлар тамашачының күңеленә аеруча хуш килде. Ә Руслан Әмировның финалга кадәр җитеп сынатмавы ким дигәндә горурлык хисе уятты. Интеллектуаль тамашаның җиңүчесе безнең студиябезгә дә килеп, хис-кичерешләрен хәбәрчеләребез белән уртаклашты.
Җыр-моңнары белән Казан тамашачысын гына яуларга хыялланган Руслан Әмиров «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашып бөдендөнья татарларының да күңеленә кереп калды.
Түбәнкама шәһәре заводында иң оста тәгәрмәч ясаучыларның берсе ул. Әлеге тапшыру күрсәтелгәндә дә икенче сменада була. Ә могҗизалар кырына ничек килеп эләккәнен руслан менә ничек аңлатты. Хыялын чынга ашырырга ул кызы Алия белән килгән иде.
Эх, алмагачларын, сузып җибәргәч, тапшыруның алып баручысы Русланның җитәкчелегенә мөҗәгать итеп һөнәрен алыштырырга кушты. Дөрестән дә Түбән Кама музыка көллиятен аннан читтән торып Казан Дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган белгеч нигә тәгәрмәч җыю цехында эшли соң?
Әнә шундый туры сүзле дә булып чыкты әле могҗизалар кыры уенының җиңүчесе. Түбән Кама да туып-үссә дә үзебез арабыздан чыккан гап-гади авыл егете. Ни өчен дигәндә, аның әтисенең дә әнисенең дә нәсел тамырлары авылдан. Әтисе ягына дип Актаныш районының Чалманарат авылына кайтып йөрсә, әнисенеке Зәй районының Сәвәләй авылы.
Русланның әнисе Людмилага багшылап язган Рәнҗетмәгез әнкәйләрне дип аталган әлеге җырын Марат Фәйрушин үз репертуарына алган. Әниләргә багышлап язган тагын бер җыры бар.
Әлеге җырны Руслан Әмиров Безнең заман эшләүче яшьләрнең республика телевизион фестивалендә башкарган иде. Татарстан президенты ярдәмендә үткәрелүче әлеге фестивальне бик рәхмәтле.
Рәсилә Йосыпова сүзләренә язылган җырын «Батыр егетләр» дип аталган балалар ансамбле дә башкара.
Тәгәрмәч ясаудан тыш Руслан “Нардуган» җыр-бию ансамблендә, шәһәр мәдәният йортында да эшли. Балалалары Алия белән Ислам да да әтиләреннән үрнәк алып татар җыр-моңында тәрбияләнеп үсә.
Әтисе белән «Могҗизалар кыры»нда катнашканга, Алия дә бик горурлана. Үзем дә ышанып бетә алмыйм әле, кем уйлаган Леонид Якубовичны татарча исәнләшергә өйрәтермен дип искә ала Руслан.
Исәнләшүгә өйрәтүдән тыш, уенның кадрда һәм кадр артында калган кызыклы мизгелләре нәкъ җырдагыча кайта-кайта искә төшәр әле.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.