«Безнең ишегалды» республика программасы шәһәрдә яшәүне уңайлы итәргә тиеш. Алабугада ел ахырына кадәр тагын 14 ишегалды төзекләндереп бетәчәк. Ә 17 ишегалдынада эшләр тәмамланган инде. Тулырак киләсе репортажда.
Ишегалдына яңа асфальт җәелә. Тиздән Алабугадагы әлеге ишегалды яңа төсмер алачак. Бордюр ясалган инде, хәзер яңа тротуар ясала. Ишегалдында яшел газон, уен мәйданчыгы һәм яңа эскәмияләр булачак. Ремонтның тәмамлануын монда яшәүчеләр түземсезлек белән көтә.
Ишегалдын төзекләндерү “Безнең ишегалды” республика масштаблы программасы ярдәмендә мөмкин булды. Аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Алабугада дистәләгән ишегалды төзекләндерелә — асфальт җәелә, урамга җиһазлар урнаштырыла, яктырткычлар алыштырыла.
бу ишегалдында эшләр тәмамланган инде. Яңа эскәмияләр, урналар куелган. Бинаның фасадын төзекләндергәннәр. Шулай ук биредә 20дән артык машинага исәпләнгән яңа парковка һәм балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килде. Планлаштыру этабында ук барлык үзгәрешләр дә яшәүчеләр белән килештерелде.
Идарәче компания директоры Римма Хәбибрахманова: «Без башта кешеләр фикерләрен тыңладык, аннары проеклаучылар белән эшләдек. Бу проектларны кабат халыкка күрсәттек. Кемдер күбрәк парковка, кемдер уен мәйданчыклары булдырырга теләде. Ягъни, боларның барысын да карап, чагыштырып, уртак фикергә килдек.»
Алабугада 17 ишегалдында эшләр тәмамланган инде, ә ел ахырына кадәр тагын 14-ен төзекләндерәләр.
Фәнис Мөхәммәтов.Мурат Метшин, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.