Казанның балалар хастаханәләре тиздән яңа китаплар белән тулылана. Медицина учреждениеләренә 1 меңнән артык балалар китабы һәм 400 вакытлы басма тапшырыла. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара «Игелекле китапханә» проекты нигезендә үткәрелә. 7нче шәһәр хастаханәсенә 300ләп китап һәм 50дән артык журнал тапшырылган инде. 1нче, 8 нче балалар шәһәр хастаханәләре, шулай ук 18нче шәһәр клиник хастаханәсенең балалар стационары да яңа китаплар бирелә. Басмаларны җыю ике атна дәвам иткән. Бу вакыт эчендә Казанның социаль объектларында яңа китап киштәләрен 2 меңнән артык китап тулыландырган.