«Яр Чаллы» мәчете үз ишекләрен ачты. Ул автомобиль төзүчеләр шәһәренең Орлов боҗрасы янындагы беренче автомобиль юлында урнашкан. Мәхәллә ике ел эчендә гадәти булмаган хайтек архитектура стилендә төзелгән. Мәчеткә барлык юлчылар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала: биредә баскычлар юк.
Соңгы тапкыр Чаллыда яңа мәчетне дүрт ел элек ачканнар иде Ә олы юл буендагы изге йортның ачылышы беренче чиратта гади шәһәрлеләр өчен бәйрәм булды. Мәчет 250 кешене сыйдыра ала.