Без Илһамлы халык. Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, “Алтын Аполлон” бүләге Илһам Шакировның иҗатын мәңгеләштерү уңаеннан күп эш башкарыла. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында аның каберенә таш куелды. Илһам аганың үзенчәлекле иҗаты, тормыш агышы аның кабер ташында да чагылган. Кабер ташында кыя да, диңгез дә бар. Таш диңгез ярында горур басып торган кыяны хәтерләтә. Плитәнең аскы өлеше фортепиано клавишалары рәвешендә эшләнгән. Ташны талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин ясаган. Скульпторга идеяне Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев тәкъдим иткән.
Илһам Хаҗиев Илһам Шакиров ярдәмчесе
Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Илһам Шакиров үзе дә таш кыя кебек нык характерлы, бөек кеше иде дип искә алынды.
Әзһәр Шакиров Татарстанның халык артисты
Флюр Шакиров бертуган абыйсының улы
Разил ВәлиевТатарстанның халык шагыйре
Искәндәр БиктаһировТатарстанның халык артисты
Легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән үрелеп барды.
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова Әлфия Авзалова фонды президенты
Илһам Шакиров диңгезне бик яраткан, диңгезгә багышланган җырлар да җырлаган.
Илһам аганың безгә мирас булып калган җырларын мәңгеләштәрү дәвам итә.
Кадыйм Нуруллин Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры
Мәрасимдә дәүләт эшлеклеләре, артистлар, җырчының сәхнәдәшләре, артистлар, язучылар катнашты.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.