Татарстан мәктәпләрендә укучыларны тукландыру өчен азык-төлек белән тәэмин итү республика Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә тора. Бу хакта республика Иҗтимагый палатасында муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары белән туры элемтә вакытында әйтелгән иде. Сыйфатсыз азык-төлек продуктлары китерүгә юл куйган подрядчы намуссыз дип игълан ителә һәм балалар өчен туклануны оештыру режимыннан чыгарыла. Ә мәгариф оешмаларына продуктларны тендерда җиңгән предприятиеләр китерә. Пандемия сәбәпле, “Роспотребнадзор” таләпләре буенча төрле сыйный укучыларының туклануын төрле вакытта оештыруга да таләпләр зур.
Илсур Һадиуллин ТР Мәгариф һәм фән министры
Зилә Вәлиева ТР Иҗтимагый палатасы рәисе