Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап дөнья күрде.
Бер өлешендә җырчы үзенең гомер һәм иҗат юлы турында, шулай ук сәхнә истәлекләрен язган, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алган. Өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар. Исегезгә төшерәм, җырчы 14 нче сентябрьдә йөрәк авыруыннан вафат булды. Казанның яңа ачылган Курган зиратында җирләнде. Авыру булуына да карамастан, җырчы соңгы көнгә кадәр актив эшчәнлек алып барды. Планнары да зурдан иде. Россия төбәкләрендә, шулай ук Казан сәхнәләрендә иллегә якын концерт куярга иде исәбе. Хәмдүнә Тимергалиева Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дә тәкъдим ителде.