Татарстанга гриппка каршы балалар вакцинасының икенче партиясе кайтты. Прививканы 142 мең 500дән артык бала ясата алачак. Препаратны мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына китергәннәр инде.
Ә өлкән яшьтәге кешеләргә билгеләнгән вакцинаның икенче партиясе Татарстанга 20-22 октябрь көннәрендә кайтып җитәр дип көтәләр. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда метро станцияләре янындагы һәм сәүдә үзәкләрендәге мобиль пунктларда гриппка каршы вакцина ясау тәмамланды.