Татарстанда елдан –ел мәчетләр саны арта бару күңелле күренеш. Түбән Камада да “Ак каен” исемле мәчет төзелешенең чираттагы этабы тәмамланды. Проект буенча, мәчет 400 кешегә исәпләнгән.
Төзелеп килүче “Ак каен” мәчетендә эш кораллары тавышы тынмый дирялек. Хәзер белгечләр су, ут тоташтыру һәм канализация үткәрү кебек эш белән мәшгуль — кышка кадәр эчке якны башлау максаты тора.
Ике катлы бинаның диварлары инде әзер — алдагы этап Аллаһ йортын ныгыту һәм түбә салу. Проект буенча, ул тәрәзәле булачак. Бер өлешенә яктырткычлар куелачак икенчесенә пыяла
Заманча архитектра үрнәгендә ясала торган түбә алты миллионга төшәчәк, аның бер тәрәзәсе — 37 мең сум тора. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен түбәнкамалылар ярдәме кирәк, чөнки 35нче микрорайонда торгызыла торган бина тулысынча халык көче белән төзелә.
Әлеге изге эштә катнашырга теләсегез, Үзәк Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать итәргә була. Анда акча салу өчен махсус тартма уранаштырылган, тулырак мәгълүмат белән Түбән Кама мөхтәсибәте сайтында танышырга була.