Татарстан Милли музеенда «Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!” дигән тантаналы акциянең чираттагысы узды.
Башкалабызның 14 яшен тутырган яшь гражданнарына Россия гражданы паспортлары тапшырылды. Үсеп килүче буынга, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән акция, укучыларны туган як тарихы белән таныштыра, балаларда актив гражданлык позициясе, Россия дәүләте символикасы – герб, флаг, гимнга карата ихтирамлы һәм сакчыл караш тәрбияли. Алар төп документны Татарстан Милли музее директорының беренче урынбасары Светлана Измайлова кулыннан алды. Әлеге вакыйга, яшүсмерләр хәтерендә, һичшиксез, истәлекле дата булып калачак.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хамидуллин.