Татарстанда «Экология» илкүләм проектын һәм «Чиста ил» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында, законсыз чүплек урыннары юк ителә. Бүгенге көндә Саба һәм Түбән Кама районнарында экологияне яхшырту чаралары күрелә. Саба районында Шәмәрдан авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла. Бу җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк. Шулай ук, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.