17 октябрдә шимбә көн, башкала активистлары Бишбалта бистәсе янындагы Казансу елгасының яр буе территориясен чистартуга кушыла ала.
Экологик акция иртәнге сәгать унда башлана. Бөтен кирәкле инвентарьны оештыручылар бирәчәк. Катнашучыларга мәҗбүри таләп – битлектән булу. «Чиста ярлар» акциясе «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты нигезендә уза.