Республика поликлиникаларында авырулар саны арта. Терапевтка кабул итүгә эләгү өчен бик озак чиратта торырга туры килә. Хәтта табибка алдан язылып куйган очракта да. Бу хәлгә аңлатманы республика Сәламәтлек саклау министрлыгында бирделәр. Поликлиникаларда табибка язылу тактасындагы язулар хәтта кичен дә үзгәрми. Хәзер татарстанлыларны медицина учреждениеләрендәге чиратлар ешрак борчый.
Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, студентлар поликлиникаларында, медицина үзәкләрендә дә чиратлар күп.
Түбән Камада терапевтлар җитми, чөнки табиблар авыруларга өй шартларында да ярдәм күрсәтә.
Ни өчен медицина учреждениеләре коридорлары көтү залларына әйләнгән? Бу хәлгә республика Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатма бирделәр. Ажиотаж, беренче чиратта, салкын тию авырулары сезоны белән бәйле.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков: «Тән температурасының күтәрелүен күп авырулар COVID йогышы булуына фаразлыйлар. Шуңа күрә поликлиникаларга шалтыратып, табиблар чакыру саны артты. Шулай ук поликлиникага килүчеләр дә, ашыгыч ярдәм чакыртучы кешеләр саны да күбәйде. Без моны яшермибез, бу чыннан да шулай.»
Кайбер урыннарда чират планлы диспансерлаштыру үткәрү белән дә бәйле. Мондый шартларда табиблар түзем булырга һәм саклык чараларын үтәргә өнди.
.