Нәрсә булды көзгә быел? Октябрь уртасында да әбиләр чуагы. Синоптиклар соңгы 145 елдагы иң озын җылы көннәрне теркәгән. Температура нормадан югарырак. Мондый көннәр озакка барырмы?
Әбиләр чуагы быел озакка сузылды. Көннәр җылы тора, моны синоптиклар да раслый. 2020 нче һәм 1974 нче елларда шуңа охшаш хәл булган. Шулай да җылы көннәр быелгы кебек озакка сузылмаган.
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев: «Мондый җылы һава торышы антициклонның озак торуына бәйле. Ямым-төшемнәр юк, ә һава басымы югары булды. Сентябрьдә гадәти явымнар норманың 30 проценты кадәр генә булган. Ә августта бу норма күбрәк иде. 22 сентябрьдә яңгырлар яву бөтенләй тукталды.»
Хәл уникаль, әмма ел үзе дә гадәти түгел, диләр казанлылар. Көннәрнең җылы торуынннан барысы да канәгать. Тәүлекнең якты вакытында урамнар, парклар кешеләр белән тулы. Бу аңлашыла да — көндез урамда температура климатик нормадан 6 градуска югарырак .
Җылы көзнең эшмәкәрләргә дә файдасы бар. Чөнки пандемия сәбәпле, алар җәйге террасаларда гына кешеләргә хезмәт күрсәтергә мәҗбүр иде. Күбесе эшләвен дәвам итә. Спортчылар өчен дә җылы көннәрнең уңай яклары бар.
Тик җылы көннәр озакка сузылмаячак. Иртәгә җомга көнне Татарстанга яңа циклон килә. Метеорологлар фикеренчә, һава температурасы климат нормасына кадәр төшәчәк.