Буа районының Карлы авылында кош гриппы буенча карантин кертелде. Шуңа бәйле рәвештә, авыру чыганагы булган крестьян-фермер хуҗалыгыннан 5 чакрым радиуста барлык санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шулай ук Кече Буа, Теңкәш, Адав-Толымбай авылларында һәм Буа шәһәрендә дә расланган чикләүләр кертелгән. Бу торак пунктларда кош-корт, азык һәм азык өстәмәләре сатарга ярамый.
..