Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова ил Президенты Владимир Путинга Россия төбәкләрендә Ковид 19 йогышына бәйле хәл турында аңлатма бирде.
Ул безнең республикада битлек режимына катгый контроль кертелүен һәм санитар таләпләрнең үтәлүен билгеләп үтте. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда авыру күрсәткече 100 мең кешегә бер берәмлектән азрак туры килә, диде Голикова. Шулай ук коронавируска каршы Россиядә «ЭпиВакКорона» дигән икенче вакцинаның теркәлүе әйтелде Ә беренче вакцина «Спутник В» диа атлган иде.